В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара алдыннан хәйрия ярминкәсе узачак – җыелган акчалар махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәмгә юнәлтеләчәк
Фото: Денис Гордийко
Һәр ел саен Раштуа концерты кулдан ясалган әйберләр ярминкәсе белән уза, аларны православие гимназиясе балалары ясый. Быел учреждение директоры протоиерей Алексей Чубаков инициативасы белән җыелган акчалар ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының исәп-хисап счетына җибәреләчәк – Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен медикаментлар һәм термобелье сатып алыначак. Моңа кадәр ярдәм гыйбадәтханәләр һәм хоспис төзелешенә юнәлтелгән булган.
Хәйрия ярминкәсе 16:00 сәгатьтә башлана, Раштуа концерты 17:00 сәгатьтә Петербург урамы, 57 адресы буенча була. Керү бушлай.