Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.03.2022, 17:51

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Театр & Музыка. Яхин» спектаклен күрсәтәчәкләр

Төп сәхнәдә композиторның тормышы һәм иҗаты турында театраль-музыкаль тарих яңгыраячак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). 10 нчы март көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Мәдәни яз» республика проекты кысаларында «Театр & Музыка. Яхин» спектакле куелачак.

Төп сәхнәдә Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты турында театраль-музыкаль тарих яңгыраячак. Тамашачылар өчен Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров, Рәйхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова һәм Ришат Әхмәдуллин чыгыш ясаячак. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

Моннан тыш, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхриев оркестрлы фортепиано өчен концерт башкарачак. Спектакль һәм концерт тамашачылар өчен бушлай, урыннар саны чикләнгән. Чарага түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Шулай ук «Мәдәни яз» акциясе кысаларында 10-25 нче март көннәрендә «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексына бушлай кереп була, алдан +7(843)200-12-37 телефоны буенча язылу сорала. Комплекс 13:00 дән 21:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча эшли: Татарстан ур., 8.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни яз» акциясенә Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее да кушылачак.

Барлык яңалыклар