В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
КФУда Татьяна исемле студент кызлар белән таныштырып узачаклар, КНИТУ-КАИ студентлары «Черек күл»дә бәйрәм итәчәк, ә ТИСБИда сессия карачкысын яндырачаклар.
Казанда Татьяна көнен «Ел студенты» республика премиясен тапшыру белән билгеләп үтәчәкләр. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак тантанада Татарстан Республикасының 20 югары уку йортыннан конкурсның 58 финалисты катнаша – болар төрле өлкәләрдә нәтиҗәләргә ирешкән студентлар. Чарада төп номинациянең җиңүчесе – гран-при иясе билгеләнәчәк. Иң уңышлы финалист 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм Россиянең теләсә кайсы югары уку йортында стажировка узарга мөмкинлек алачак. Төп премиягә Казаннан 9 һәм Әлмәттән бер студент дәгъва итә.
Конкурста катнашмаган студентларны да сюрпризлар көтә. Күп кенә уку йортлары үз тыңлаучыларына Татьяна көненә багышланган бәйрәм чаралары әзерләгән: төрле мәйданчыкларда яшьләрне сыйлаячаклар, күңелләрен ачачаклар һәм бүләкләячәкләр.
Казан (Идел буе) федераль университетында масштаблы бәйрәм әзерләнә. Югары уку йортының 1500 студенты артистлар һәм тамашачылар сыйфатында зур концертта катнашачак. Татьяна исемле КФУ студентлары белән таныштырып узачаклар.
КНИТУ-КАИ студентлары көнне «Черек күл» паркында тимераякта уткәрәчәк. Бәйрәм программасында – күңелле стартлар, призлар уйнату, фигуралы шуу буенча мастер-класс һәм сый-хөрмәт.
Казан аграр университетында Студентлар көненә һәм югары уку йортының йөз еллыгына багышланган старостат узачак, шулай ук КДАУ ректоры белән матбугат конференциясе һәм 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң актив студентларны бүләкләү булачак.
ТИСБИ идарә университеты «Сессия белән хушлашу» акциясен уздырачак. Ел саен 25 нче гыйнварда әлеге югары уку йортында үзидарә көне уздырыла – студентлар ректор, декан, югары уку йорты укытучылары вазифаларын башкара. Студентлар клубы студентларга концерт – котлау оештыра. Бәйрәмнең кульминациясе – сессия карачкысын яндыру булачак.
Казан югары уку йортларында барлык чаралар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп оештырылачак.
Казанда Татьяна көнен барлыгы 168 мең кеше үз бәйрәме дип саный ала – бүгенге көндә Татарстан башкаласында 30 югары һәм 32 һөнәри белем бирү оешмасында нәкъ менә шуның кадәр студент белем ала. Аларның өчтән бере – чит шәһәрләрдән һәм чит ил студентлары.