В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада температура рекорды куелырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10..+15 градусны тәшкил итәчәк, ә көндез аның +30 градуска кадәр күтәрелүе фаразлана. Шулай ук республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булырга мөмкин.
Якшәмбе, 28 нче апрельдә, Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил итәчәк. Төнлә температура – +12..+17 градус, ә көндез +17..+22 градус булачак.
Дүшәмбе, 29 нчы апрельдә, республикада температура төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +18 градустан югары күтәрелмәячәк, җитди явым-төшемнәр фаразланмый.