Җил тизлеге секундына 25-28 метрга җитә ала
Фото: Денис Гордийко
«9 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр секундына 15-20 метр тизлектәге, урыны белән секундына 25-28 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Ягъни 17 нче октябрьдә көндез һәм кичен куркыныч метеорологик күренеш фаразланган, давыл турында кисәтү ясалды», - диелә хәбәрдә.
Чәршәмбе, 18 нче октябрьдә, циклон төньяк-көнчыгышка киткәннән соң, Татарстанда көчле көньяк-көнбатыш җиле сакланачак. Урыны белән яңгыр һәм дымлы кар явачак. Төнлә температура +1..+5° градуска кадәр төшәчәк, көндез +3..+8° тан югарырак булмаячак.