Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2020, 12:55

Татарстанда ялган дарулар саткан һәм ялган белешмәләр ясаган өчен 20-дән артык җинаять эше кузгатылган

Казанда үзизоляция режимын бозган кафе һәм кибет хуҗаларына суд 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Зилә Гайфи). Бүгенге көндә Татарстанда үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда 9 мең 44 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, республикада тәүлек эчендә 970 хокук бозу очрагы теркәлгән. Шулай ук ялган белешмәләр куллану һәм ялган дарулар сату белән бәйле берничә дистә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта бүген онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте.

Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Казанга 1647 кеше килде

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, республикада тәүлек эчендә 68 мең 927 кеше тикшерелгән, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче миллионнан артык кешене тикшеренү узган. Л.Галимова сүзләренчә, транспорт чараларын тикшерү дәвам итә. «Тәүлек эчендә 62 мең 639 транспорт чарасы туктатылды, шул исәптән башка төбәкләрдән. Махсус керү һәм чыгу урыннары урнаштырылган 14 шәһәр буенча эш алып барыла. Бер тәүлек эчендә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Казанга тагын 116 кеше кайтты, Татарстан башкаласына бу шәһәрләрдән барлыгы 1647 кеше килде. Барысына да ике атналык карантинны мәҗбүри үтәү турында хәбәрнамә тапшырыла, - диде ТР Президенты матбугат сәркатибе. Аның сүзләренә караганда, ТР Министрлар Кабинетының яңа карары нигезендә Казанга килүче башка төбәкләрдә яшәүчеләргә дә шундый ук чаралар күреләчәк.

Административ хокук бозулардан тыш, республиканың хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьләр терки. РФ Җинаять кодексының 238.1 маддәсе буенча 12 җинаять эше (ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина әйберләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше) һәм РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе буенча 10 җинаять эше (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр, бланклар ясау яки сату), дип хәбәр итте Л.Галимова.

Күпчелек рчракта хокук саклау органнары фиктив белешмәләр куллануны терки. Л.Галимова сүзләренә караганда, Чаллыда узган ялларда ялган документлар куллануның 6 факты ачыкланган. Бер очракта 36 яшьлек шәһәр кешесе гамәлдә булмаган фирманың реквизитларын кулланып, мөһер һәм якындагы шәһәрләр арасында үзизоляция режимы чорында тоткарлыксыз йөрүгә рөхсәт итә торган белешмә ясаган. Бу очракта каралган иң зур җәза - 6 айга кадәр кулга алу. Шулай ук бу шәһәрдә шәхси эшмәкәрләрнең санитар-эпидемиологик нормаларны бозуының 7 факты ачыкланган, аерым алганда хәзер мунча комплекслары буенча рейдлар бара.

Татарстан судлары беренче карарларын чыгара

Л.Галимова хәбәр иткәнчә, республика судлары ачыкланган хокук бозулар буенча карарлар чыгара башлады инде. Казанда 16-нчы апрельдә Вахитов район суды шәһәр үзәгендә урнашкан бер кафе хуҗасына 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде, ул үзизоляция режимы чорында продукцияне бина эчендә касса зонасы аша саткан, бу санитар-эпидемиологик нормаларга каршы килә.

Шундый ук хокук бозу 20-нче апрельдә Казанда Вишневский урамындагы көнкүреш техникасы кибетләренең берсендә ачыкланган - сәүдә зал эчендә касса зонасы аша оештырылган. Кичә, 21-нче апрельдә, Вахитов район суды кибет хуҗасына 100 мең сум күләмендә штраф салган.

Исегезгә төшерәбез, республикада 30-нчы марттан үзизоляция режимы гамәлгә кертелде. Цифрлы пропусклар алу мәсьәләләре буенча халыкны консультацияләү өчен контакт-үзәк эшли. Шалтыратулар кайнар линия буенча кабул ителә: +7(800)250-90-93.

Барлык яңалыклар