Гомуми изоляция режимы кертелүгә бәйле рәвештә 4 мең 935 административ хокук бозу ачыкланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Ксения Швецова). Татарстанда гомуми изоляция режимы кертелүгә бәйле рәвештә 4 мең 935 административ хокук бозу ачыкланган. Моннан тыш, 15 җинаять эше кузгатылган - антисептиклар һәм битлекләрне законсыз саткан өчен, шулай ук предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә шәһәр буйлап йөрергә мөмкинлек бирә торган эш бирүче белешмәләрен ясаган өчен. Бу хакта бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 561 кеше килгән.
4935 административ хокук бозуның 703-е - халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу буенча (РФ Хокук Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.3 маддәсенең 2 өлеше). Тагын 2883 административ хокук бозу РФ Хокук Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6 маддәсе «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча нормалар һәм кагыйдәләр таләпләрен үтәмәү» буенча һәм 24-е РФ Хокук Административ хокук бозулар турындагы кодексның 13.15 маддәсе «Массакүләм мәгълүмат иреклегеннән дөрес кулланмау» буенча ачыкланган.
Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 238.1 маддәсе «Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина әйберләре әйләнеше һәм ялган биологик актив өстәлмәләр әйләнеше» буенча 8 җинаять эше кузгатылган. «Көн саен хокук саклау органнары хезмәткәрләре битлекләрне сатуда спекуляция ясаучы кешеләрне (документлары булмаган килеш), аларның гаражларда ясый торган антисептикларын ачыклый», - диде Л.Галимова.
Тагын 7 җинаять эше эш бирүчеләрнең ялган белешмәләре белән бәйле рәвештә кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әзерләү яки әйләнеше»).
Бүгенге көндә хокук саклаучылар 937 мең 228 гражданны һәм 868 мең 323 транспорт чарасын тикшергәннәр.
Республикага Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән барлык гражданнарга мәҗбүри рәвештә 14 көнлек үзизоляциягә китәргә кирәк, дип искәртте Л.Галимова. Татарстанда үзизоляция режимы башланганнан бирле 28 мең 291 транспорт чарасы кире борылган. Алардан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 561 кеше килгән, алар хәзерге вакытта үзизоляцияләүдә.
«2,5 мең тирәсе хокук саклау органнары хезмәткәре көн саен республика территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итә, шәһәрләрне патрульли, шулай ук шәһәргә керү урыннарында кизү тора», - дип билгеләде спикер.
Таиландтан кайтачак самолетның пассажирларын Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре каршы алачак
Бүген Казанга Таиландтан очып кайтачак борт пассажирлары ике атналык карантинга китәчәк, дип хәбәр итте Л.Галимова. Хәзерге вакытта Бангкок - Казан рейсы очарга әзерләнә. Самолет бортында 179 пассажир булачак, шуларның 111-е Татарстан башкаласында калачак, калган 68 кеше Уфага очачак. Борттагы барлык пассажирларның да температурасы тикшереләчәк.
«Пассажирларны туганнары түгел, ә Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре каршы алачак, - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. - Килеп җитүгә пассажирларга беренчел тикшерү, дистанцион термометрия һәм гомуми торышка анализ ясаячаклар. Югары температура яки авыруның башка симптомнары ачыкланган очракта, пассажирларны хастаханәгә җибәрәчәкләр. Калганнары оешкан төстә шифаханәгә җибәреләчәк».
Исегезгә төшерәбез, Казанда COVID-19 пациентларын Республика клиник инфекция хастаханәсендә кабул итәләр, моннан тыш, Республика клиник хастаханәсендә һәм 7-нче шәһәр хастаханәсендә койкалар әзерләнгән.
Таиландтан килгән самолетның барлык пассажирларын ике атналык карантинга «Ливадия» шифаханәсенә җибәрәләр, анда медицина хезмәткәрләре кизү торачак.
Татарстанда коронавирус инфекциясе теркәлгән илләрдән килгән гражданнар өчен 7 үзәктә - савыктыру лагерьларында, кунакханәләрдә һәм шифаханәләрдә 1187 урын әзерләнгән. Аларда яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган һәм кирәк булган очракта медицина ярдәме күрсәтелә.