62 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 90 яңа очрагы теркәлгән. 28 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 6 очрак читтән кайтарылган, калганнары инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаганнар.
Авыручылар арасында 2 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 32 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 30 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 18 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
38 кеше Казанда, 10-сы Яр Чаллыда яши. 6-шар авыручы - Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында, 4 кеше - Түбән Кама районында, 3-шәр кеше - Буа, Чүпрәле, Алабуга районнарында, 2-шәр кеше - Әлмәт, Балтач, Лениногорск, Питрәч районнарында, берәр авыручы - Апас, Арча, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим, Сарман һәм Теләче районнарында.
24-нче майга Татарстанда барлыгы СОVID-19 авыруының 2787 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда республикада 1907 кеше савыкты, шул исәптән соңгы тәүлектә 82 кеше.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручы 8 мең 599 яңа очрак расланды. Шул рәвешле, илдә барлыгы 344 мең 481 кеше авырый. 113 мең 299 кеше сәламәтләнгән, 3541 кеше үлгән.