В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
61 авыручы Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 89 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – чит илдән кайтучыда, калганнары - контактлы. 30 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 11 кеше бар, 23 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр , 12 кеше – 50-дән 60 яшькә кадәр, 22 кеше – 60-тан 70 яшькә кадәр,12 кеше 70-тән 80 яшькә кадәр, 8 кеше – 80-нән 90 яшькә кадәр.
61 авыручы - Казанда, 10 кеше – Яр-Чаллыда, 4 кеше – Яшел Үзән районында, икешәр кеше – Лаеш, Мөслим, Питрәч, Тукай районнарында, берәр кеше-Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Түбән Кама һәм Чистай районнарында яши.
Барлыгы 12-нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 14 мең 362 яңа очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 61 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 20 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 22 мең 934 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 448 мең 203 кеше авырып киткән, 2 млн 825 мең 430 кеше сәламәтләнгән, 62 мең 804 кеше үлгән.