36 авыру Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 26 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
36 кеше - Казанда, 3 кеше - Нурлат районында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш һәм Питрәч районнарында яши.
28-нче октябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 8282 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 7258 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә - 162 кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 16 мең 202 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 563 мең 976 кеше авырган, 1 млн 171 мең 301 кеше сәламәтләнгән, 26 мең 935 кеше үлгән.