Казанда 23 кеше яши.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 8 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 15 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 11 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 6 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
23 кеше – Казанда, 5 кеше – Югары Ослан районында, 4 кеше – Яшел Үзән районында, 3 кеше – Яр Чаллыда, берәр кеше – Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат һәм Саба районнарында яши.
31-нче октябрьгә Татарстанда 8417 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 7486 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә 47 кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 18 мең 140 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 618 мең 116 кеше авырган, 1 млн 215 мең 414 кеше сәламәтләнгән, 27 мең 990 кеше үлгән.