Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирустан 95 кеше сәламәтләнде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 17 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
23 кеше - Казанда, икешәр кеше - Яр Чаллыда, Югары Ослан, Нурлат һәм Тәтеш районнарында, берәр кеше - Аксубай, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында яши.
15-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруының барлыгы 7692 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 6579 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 95 кеше - узган тәүлектә. 92 кеше үлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 13 мең 754 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 354 мең 163 кеше авырган, 1 млн 48 мең 97 кеше сәламәтләнгән, 23 мең 491 кеше үлгән.