16 авыручы – казанлы.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Татарстанда 36 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 25-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 16 кеше Казанда яши, өчәр кеше – Баулы, Яшел үзән, Спас районнарында, икешәр кеше – Лениногорск, Питрәч, Чистай районнарында, берәр кеше Чаллыда, Азнакай, Буа, Югары Ослан, Норлат районнарында.
5-нче майга Татарстанда 20 мең 638 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 645 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 26 кеше – узган тәүлектә.
Барлыгы 260 мең 293 кеше (тәүлеккә үсеш – 2 720) вакцина ясаткан, шуларның 167 471-е икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 7975 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 847 мең 489 кеше авырый, 4 млн 464 мең 550 кеше сәламәтләнгән, 111 мең 895 кеше үлгән.