В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коронавирус белән авыручылар арасында 13 казанлы бар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Татарстанда 32 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 1-се читтән кайтартылган һәм 31-е контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 13 кеше – Казаннан, 5 кеше – Чаллыдан, 3 кеше – Азнакай һәм Лениногорск районнарыннан, икешәр кеше – Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан һәм берәр кеше – Яшел Үзән, Лаеш, Норлат һәм Чистай районнарыннан.
16-нчы апрельгә Татарстанда 19 мең 964 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 88 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 192 мең 915 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 5557 кеше), шуларның 114 мең 425-е икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8 мең 995 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 684 мең 148 кеше авырый, 4 млн 310 мең 557 кеше сәламәтләнгән, 104 мең 795 кеше үлгән.