В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцинацияне республиканың 174 меңнән артык кешесе узган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1-се читтән кайтартылган, 31-е контактлы. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 22-се өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 9 кеше – Казаннан, 14 кеше – Яр Чаллыдан, 3 кеше – Бөгелмә районыннан, 2 кеше – Лениногорск районыннан, берәр кеше – Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Чирмешән районнарыннан.
12-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 834 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 16 мең 931 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән өчесе – узган тәүлектә. Барлыгы 174 мең 593 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 3 мең 204 кеше), шулардан 105 мең 446 кеше икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә коронавирус белән авыруның 8 мең 320 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 649 мең 710 кеше авырый, 4 млн 272 мең 165 кеше сәламәтләнгән, 103 мең 263 кеше үлгән.