8 кеше хастаханәгә озатылган, 20-се өйдә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Татарстанда 28 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, барлык авырулар да коронавируслы кешеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 20-се өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшькә кадәр 1 кеше бар, 5 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 11 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
23 кеше - Казаннан, 3 кеше - Яшел Үзән районыннан, берәр кеше - Алабуга һәм Менделеевск районнарыннан.
17-нче августка Татарстанда 6103 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 4929 кеше савыкты, шул исәптән 4-се соңгы тәүлек эчендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 4892 кешедә коронавирус табылган. Илдә барлыгы 927 мең 745 кеше инфекцияләнгән, 736 мең 101 кеше сәламәтләнгән, 15 мең 740 кеше үлгән.