В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә 63 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 2 кеше, 12 кеше –30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 2 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
16 кеше – Казанда, 4 кеше –Чаллыда, 2шәр кеше – Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнарында, берәр кеше Югары Ослан һәм Теләче районнарында.
18-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыручыларның 6949 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 5775 кеше савыкты, шул исәптән 63 кеше –узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 5905 очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы COVID-19 белән авыручыларның 1 млн 91 мең 186 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 901 мең 207 кеше саваыкты, 19 мең 195 кеше үлде.