В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында 14 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Татарстанда COVID-19-ның 23 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4 кеше, 7 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 4 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручылар арасында 14 кеше – Казанда, 3 кеше – Әлмәт районында, 2 кеше – Биектау районында, берәр кеше Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында яши.
28-нче сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда СОVID-19-ның 7183 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6054 кеше савыкты, шул исәптән 6-сы соңгы тәүлек эчендә.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә 8135 яңа авыру очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 1 млн 159 мең 573 кеше авыган, 945 мең 920 кеше сәламәтләнгән, 20 мең 385 кеше үлгән.