В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 21 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше бар, 42 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 18 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 20 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 13 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
55 кеше - Казанда, 13 кеше - Яр Чаллыда, 5 кеше - Түбән Кама районында, 4 кеше - Тукай районында, өчәр кеше - Әлмәт һәм Югары Ослан районнарында, икешәр кеше - Аксубай, Буа, Алабуга, Нурлат районнарында, берәр кеше - Әгерҗе, Актаныш, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Саба һәм Чистай районнарында яши.
28-нче декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 12 мең 995 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 658 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 21 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 27 мең 787 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 78 мең 35 кеше авырып киткән, 2 млн 471 мең 309 кеше сәламәтләнгән, 55 мең 265 кеше үлгән.