29 кеше хастаханәгә озатылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагы 91 кешедә ачыкланган. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кешенең авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза, алар өйләрендә дәвалана.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 2 очрак читтән алып кайтылган, калган кешеләр инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырып киткән.
Авыручылар арасында 6 балигъ булмаган бала бар, 9 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 41 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 22 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
52 кеше - Казанда, 9 кеше - Чаллыда, 4-шәр кеше - Арча, Тукай, Биектау районнарында, 2-шәр кеше - Буа, Лаешта һәм берәр кеше - Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Алексеевск, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында.
5-нче майга Татарстанда 1208 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 164 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 19 кеше.