Республикада коронавирустан бер тәүлек эчендә 23 кеше сәламәтләнде.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше, 29 кеше - 30 дан 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 16 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 15 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр, 7 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, бер кеше - 90 яшьтән өлкәнрәк.
46 кеше - Казанда, 9 кеше - Яр Чаллыда, 8 кеше - Буа районында, 5 кеше - Яшел Үзән районында, 3 кеше - Түбән Кама һәм Баулы районнарында, икешәр кеше - Кукмара, Биектау һәм Ютазы районнарында, берешәр кеше - Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Менделеевск һәм Питрәч районнарында яши.
8-нче гыйнварга Татарстанда барлыгы 13 мең 998 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 883 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 23 - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә 23 мең 652 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 355 мең 794 кеше авырып киткән, 2 млн 731 мең 129 кеше сәламәтләнгән, 60 мең 911 кеше үлгән.