Вакцинацияне республиканың 182,4 меңнән артык кешесе узган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстанда 31 яңа COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән, шуларның 2-се – читтән кертелгән һәм 29-ы контактлы. 9 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында Казаннан – 18 кеше, 4 кеше – Яшел Үзән районыннан, 2 кеше – Яр Чаллыдан, берәр кеше – Алексеевск, Әлки, Буа, Биектау, Чүпрәле, Лаеш һәм Чистай районнарыннан.
14-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 899 COVID-19б йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 11 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 38 – узган тәүлектә. Барлыгы 182 мең 438 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 4022 кеше), шуларның 107 мең 184-е икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 8326 яңа коронавирус авыруы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 666 мең 209 кеше авырган, 4 млн 291 мең 223 кеше сәламәтләнгән, 104 мең кеше үлгән.