В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада узган тәүлектә 130 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 279 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 89 очрак Казанда. Шулардан 50 кеше хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы 51 балада расланган.
28 нче мартка республикада СОVID-19 белән авыруның 136 мең 428 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 125 мең 922 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 130 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 21 мең 101 авыру очрагы расланган. Барлыгы илдә 17 млн 783 мең 843 авыру һәм 16 млн 689 мең 977 савыгу очрагы ачыкланган.
Республикада барлыгы 2 млн 497 мең 36 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 2295 кеше), шуларның 1 млн 926 мең 21 е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 278 мең 727 кеше узган.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Аларның эш тәртибе һәм адреслары KZN.RU порталында урнаштырылган.