В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкы белгечләргә сораулар бирә һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокук бозулар турында хәбәр итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Татарстанда каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю мәсьәләләре буенча мәгълүмат системасы эшли башлады. Республикада яшәүчеләр «Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе белгечләренә калдыкларны җыю һәм эшкәртү турында сораулар бирә һәм фотографияләр яки видеолар беркетеп, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокук бозулар турында хәбәр итә алалар.
«Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе хәбәрләрне тикшерәчәк һәм эшкәрткәннән соң төбәк операторына – «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә юллаячак.
«Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе белгечләре белән radar.reo.ru интернет-сайты аша һәм 8(800)600-90-08 кайнар линия телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.