Кулланучылар хокукларын яклау федераль хезмәте белгечләренә консультация сорап 25 нче мартка кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Законнарны үтәү буенча сорауларны ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны буенча бирергә мөмкин: +7(843) 221-90-16. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес) кабул ителә.
Моннан тыш, республика халкы Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә +7(917)224-87-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Кайнар линия дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10:00 дән 16:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр эшли (12:00 дән 12:45 кә кадәр тәнәфес), дип хәбәр ителә ведомство сайтында.