В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мөрәҗәгатьләр Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе телефоны буенча кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче март). Россия Монополиягә каршы хезмәтенең ТР буенча идарәсе гражданнардан товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр үзгәрү мәсьәләләре буенча хәбәрләр кабул итүне оештырды.
Мөрәҗәгатьләр +7(843)238-30-59 кайнар линия телефоны буенча кабул ителә. Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, алынган мәгълүматлар бәяләр үзгәрү турында атналык хисап әзерләгәндә кулланылачак. Бу товарларга һәм хезмәтләргә бәяләрнең спекулятив үсешен ачыклау һәм булдырмау, шулай ук кибетләргә кирәк булган санда көндәлек товарларны кертү өчен кирәк.