В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре консультация бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Белгечләр белән киңәшләшү өчен +7(843)238-53-68 номеры буенча 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин. Ял көннәрендә кайнар линия номерлары буенча эшләячәк: +7(843)238-53-68, +7(843)238-21-74 9.00-15.00 сәгатьләрдә һәм +7(843)238-98-54 номеры буенча 9.00-17.00 сәгатьләрдә.
Гражданнарга шулай ук ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре тарафыннан +7(843)221-90-24 телефоны буенча 9.00-дән 12.00-гә кадәр һәм 13.00-дән 17.00-гә кадәр консультацияләр биреләчәк.
Татарстанда, агымдагы елның 1-нче ноябренә булган мәгълүматларга караганда, ВИЧ-инфекциянең 25 мең 916 очрагы теркәлгән, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.