В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада 1,5 меңнән артык авыру учетта тора.
Фото: Марат Мөгыйнов
Республикада туберкулез белән авыручы 1563 кеше учетта тора, шуларның 32,2% ы микобактерияләрне әйләнә-тирә мохиткә бүлеп чыгара. Авыручылар белән 9 меңнән артык кеше элемтәдә тора, шуларның 9 ы туберкулезны вакытында тикшертмәү, профилактик препаратлар кабул итү режимы бозылу сәбәпле авырый.
Исегезгә төшерәбез, 24 нче март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. 2022 елда Татарстанда 971 яңа авыру очрагы ачыкланган, бу 2021 ел күрсәткеченнән 6,8% ка югарырак, ул вакытта 912 яңа очрак теркәлгән булган.