Эпидемия сезоны башыннан республиканың медицина учреждениеләренә талпан тешләү очраклары белән 955 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган ел күрсәткеченнән югарырак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). 27 нче майга кадәр Татарстанда талпан йогышларын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли.
Республика халкы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләренә үз сорауларын бирә ала. Шалтыратулар +7(843)238-21-74 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр) һәм +7(843)238-53-68 (ял көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр) телефоннары буенча кабул ителә. Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Бердәм консультация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шалтыратулар тәүлек буе +7(800)555-49-43 телефоны буенча кабул ителә.
Ведомствода республикада хәзерге климат шартлары талпаннарның активлашуына ярдәм итә, дип хәбәр итәләр. Бу үрмәкүчсыманнар талпан вирус энцефалитын, иксод талпан боррелиозын, кешенең гранулоцитар анаплазмасын һәм моноцитар эрлихиозын таратучылар булып торалар.
Эпидемия сезоны башланганнан бирле республиканың медицина оешмаларына талпаннар кадалу очраклары белән 955 кеше (100 мең кешегә күрсәткеч – 25,58) мөрәҗәгать иткән , бу 2021 ел күрсәткеченнән һәм уртача еллык күрсәткечтән 3 тапкыр артыграк.
Татарстан Республикасының 30 административ территориясе, шул исәптән Казан да, талпаннар күпләп очрый торган территория булып тора. Бу территорияләрдә талпаннар кадалу очракларының 93,8% ы булган.
Быел кешеләрдән алынган 162 талпан тикшерелгән: иксодлы талпан боррелиозын тудыручы 44 талпанда ачыкланган, талпан вируслы энцефалитын тудыручы табылмаган, кеше гранулоцитар анаплазмозын тудыручы бер талпаннан бүленгән.
Талпан йогышын тудыручы кешегә тешләүнең беренче сәгатьләрендә күчә, үрмәкүчсыманнар белән урманнарда, паркларда, бакча участокларында һәм башка яшел территорияләрдә очрашырга мөмкин. Агымдагы елда республикада барлыгы 534,5 га мәйданда акарицид эшкәртү башкарылган.