В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр ведомство белгечләре республикада яшәүчеләргә консультация бирәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 18 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр Татарстанда 200 һәм 2000 сум номиналлы банкноталарны кулланылышка кертү буенча кайнар линия оештырылачак. Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре республикада яшәүчеләргә, товар яисә хезмәт өчен түләгәндә әлеге банкноталарны кабул итәргә баш тарту очракларында, кулланучылар хокукларын яклау сораулары буенча консультация бирәчәкләр.
Республикада яшәүчеләрнең шалтыратулары 8 (917) 224-87-94 номеры буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00-12.45 – төшке аш вакыты) ял көннәреннән кала көн дә кабул ителәчәк.
Искәртергә кирәк, 200 һәм 2000 сум номиналлы банкноталар Россия Банкы тарафыннан 2017 елның 12 октябрендә кулланылышка кертелде. Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтендә аңлатканча, яңа банкноталар товар яисә хезмәт өчен түләгәндә, һичшиксез, кабул ителергә тиеш.
Товар яисә хезмәт өчен түләгәндә, рәсми әйләнештә булган банкноталарны сайлау кулланучы иркендә булганга, сатучының аларны кабул итүдән баш тартуы кулланучының хокукларын бозу дип карала.
Шул сәбәпле, яңа үрнәктәге банкноталарны кабул итүдән баш тарту (конкрет ситуацияләргә бәйле рәвештә) административ хокук бозу билгеләренә ия булырга мөмкин. Гаепле затларга штраф яный, юридик затлар өчен аның зурлыгы 50 меңгә кадәр тәшкил итәргә мөмкин.