В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкның сорауларына Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт татарстанлылар өчен җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары буенча кайнар линия үткәрә.
Кайнар линия 2-нче августтан 13-нче августка кадәр эшләячәк, халык 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(843)273-34-85 телефоны буенча шалтырата алачак. Сорауларга Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге белгечләре җавап бирәчәк. Шулай ук шалтыратулар: +7(800)555-49-43 номеры буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.