В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кызыксындырган сорауларны 11 нче апрельдән 15 нче апрельгә кадәр бирергә мөмкин булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель). 11 нче апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Татарстанда җәмәгать туклануы, азык-төлек товарлары, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре өчен кайнар линия эшләячәк.
Сорауларга Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк. Шалтыратулар +7(843)273-76-62 телефоны буенча көн саен 10:00 дән 16:00 гә кадәр (төшке аш - 12:00 дән 12:45 кә кадәр) кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.