Шәһәр халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре консультацияләр бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). 4-нче сентябрьдән 11-нче сентябрьгә кадәр, Казанда БДБ илләренең I Уеннарын үткәргән көннәрдә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Шәһәр халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре консультацияләр бирәчәк.
Шалтыратулар 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(917)224-87-94 телефоны буенча кабул ителәчәк, төшке аш вакыты – 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр.
Моннан тыш, кулланучылар ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәгенә +7(843)221-90-16 телефоны буенча, 9:00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр шалтырата алалар, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.