В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләргә теләсә кайсы вакытта бушлай мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: Денис Гордийко
Ышаныч телефонына шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә, белгечләр психологик ярдәмне бушлай күрсәтәләр. Психологлар анонимлыкны һәм яшеренлекне гарантияли.
«Навигатор» республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоны эшчәнлегенең координаторы булып тора, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Ел саен республиканың психологик-педагогик ярдәм үзәкләре 106 меңнән артык яшь кешегә консультация бирә. Теләүчеләр өчен шәхси консультацияләр һәм төркем дәресләре үткәрелә. Узган ел кайнар линиягә яшьләрнең мөрәҗәгатьләре 25% ка арткан.
Казанлылар ярдәм сорап «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә