Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2022, 09:20

Татарстанда татар телен өйрәнү өчен онлайн-платформа эшли башлады

База курсын барлык теләүчеләр дә әзерлек дәрәҗәсенә карамыйча үтә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Татарстанда татар телен бушлай өйрәнеп була торган «Без – татарлар» онлайн-платформасы эшли башлады. Аны эшләтеп җибәрү республикада Туган тел көнен бәйрәм итүгә багышлана. База курсын барлык теләүчеләр дә әзерлек дәрәҗәсенә карамыйча үтә ала.

Курсның нигезендә – «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы. Укыту программасына сөйләм телен өйрәнү, лексик җыелмаларны үзләштерү һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү кергән. Курс татар теле, грамматикасы һәм дини риторика нигезләрен җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Онлайн-платформаны ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Россия ислам институты белгечләре эшләде.

Укыту процессын тәҗрибәле укытучылар җитәкли: Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар тел белеме кафедрасы доценты Светлана Айдарова, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы мөдире Рафил Гыймазов һәм Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Венера Гарипова-Хәсәншина.

Өйрәнү өчен бары тик смартфон һәм интернет кына кирәк булачак, ә кушымта IOS һәм Android системаларында бар, дип хәбәр ителә «Без – татарлар» платформасы сайтында.

Барлык яңалыклар