Инфекцияләр таралуны профилактикалау буенча өстәмә чара буларак, ата-аналар көннәрен тулысынча гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Татарстанлылар җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итү турындагы актуаль мәгълүматны кайнар линия телефоны аша ала ала. Белгечләр балаларны йөртү, юлламаларны рәсмиләштерү, профильле сменалар, педагогик состав, куркынычсызлыкка кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Республика халкыннан шалтыратулар түбәндәге номерлар буенча кабул ителә: +7(843)207-28-73 һәм +7(953)999-10-59. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының һәм «Лето» республика үзәгенең кайнар линиясе көн саен 8.30-20.00 сәгатьләрдә, төшке ашка бүленмичә һәм ял көннәрендә эшли.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек кысаларында, Роспотребнадзорның мәҗбүри таләпләрен һәм күрсәтмәләрен үтәүдән тыш, санитар-эпидемиологик һәм профилактик характердагы өстәмә чаралар кертелә. Туклануга килгәндә, Татарстан лагерьларында инде узган елдан бирле махсус куркынычсызлык чаралары кертелде.
Инфекцияләр таралуны профилактикалау буенча өстәмә чара буларак, ата-аналар көннәрен тулысынча гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала. Моннан тыш, барлык хезмәткәрләрне һәм лагерь территориясендә бөтен смена дәвамында өйгә чыкмыйча гына даими стационарда яшәү мөмкинлеге эшләнә.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче июльдән Казанның 11 муниципаль шәһәр яны лагеры эшли башлаячак. Ел дәвамында лагерьларда, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында 40 меңнән артык Казан баласы ял итәчәк.