Сугышта катнашучылар сугышчан иптәшләре белән социаль челтәр аша аралашалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль, Алинә Бережная). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанда «Ветеран онлайн» акциясен башлап җибәрделәр. Республика ветераннары сугышчан иптәшләре һәм яшь буын вәкилләре белән интернет аша аралаша алачаклар. Акциянең инициаторлары «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары булды, дип сөйләде бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр министры урынбасары Анна Захматова.
Ветераннарның аралашуы Skype челтәре аша корылачак. Беренче шалтырату 22-нче февральдә узды инде – ветераннар рус мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче Мисыр укучылары белән аралаштылар.
Моннан тыш, май аенда «Обелиск» акциясе старт ала – актив яшьләр муниципаль берәмлекләр администрациясе белән бергә истәлекле урыннарны һәм республиканың хәрби каберлекләрен тәртипкә китерәчәкләр.