В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда пневмококк вакцинасы сатып алуга 60 млн сум акча бүлеп бирелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Ксения Швецова). Татарстанда пневмококк инфекциясеннән якынча 23 доза вакцина сатып алынган, әлеге чир кешеләрнең үлеменә китерә торган сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
2019 елда пневмококк вакцинасы сатып алуга 60 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Беренче чиратта өлкән буын вәкилләрен һәм риск төркемнәрендә булган башка кешеләрне агитациялибез, – диде М.Садыйков. – Вакцинацияне социаль яклау учреждениеләрендә дә үткәрәчәкбез, параллель рәвештә гриппка каршы прививка кампаниясе булачак».
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда грипптан халык вакцинациясе старт алды. Быел 2 миллионнан артык кешегә прививка ясау планлаштырыла – бу республика халкының 60%-ы.