В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шикләнүләр барлыкка килгәндә, РФ Пенсия фондына +7(843)279-27-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Татарстанда пенсионерларга карата караклык очраклары күзәтелә. Алдакчылар өлкәннәргә аларның пенсиясенең дөреслеген тикшерергә тәкъдим итә һәм пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган үз хезмәтләреннән файдаланырга чакыралар.
Пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгышлыкка кертә, зур хезмәт хакы өчен пенсияләрне яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, гражданнар берничә мең сумга кадәр булган хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзиләр, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.
Ведомство пенсия һәм башка түләүләр күләме турындагы сорауларны, яки пенсия фонды органнары компетенциясенә керә торган мәсьәләләрне РПФ территориаль органнарында яки онлайн рәвештә шәхсән РПФ сайтындагы шәхси кабинетта бирергә мөмкин булуын искә төшерә.
Шикләнүләр барлыкка килгәндә, Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә +7(843)279-27-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.