В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә 15 кеше сәламәтләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Татарстанда коронавирус белән авыруның 23 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1-се читтән кайтучыларда, 22-се - контактлы. 2 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 1 кеше бар, 11 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
11 кеше - Казанда, 3 кеше - Саба районында, 2 кеше - Буа районында, берәр кеше - Әлмәт, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Түбән Кама һәм Теләче районнарында яши.
14-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 6858 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 5651 кеше савыкты, шул исәптән 15 кеше - үткән тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 5449 очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 1 млн 62 мең 811 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 876 мең 225 кеше сәламәтләнгән, 18 мең 578 кеше үлгән.