Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2025, 13:35

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны бер атнада 10%ка арткан

Кызамык һәм коклюшның бердәнбер очраклары билгеләнгән

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ һәм гриппның 15 мең 827 очрагы теркәлгән – бу алдагы атна күрсәткечләреннән 10%ка күбрәк. Үткен вируслы респиратор инфекцияләре белән авыру эпидемия сезоны дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Шул ук вакытта ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда азрак һәм эпидбустан 36,5% ка түбәнрәк. «Бу хәл агымдагы сезонга һәм һава торышына тулысынча хас. Шуңа күрә бүген нинди дә булса киеренкелек сизелми», – дип билгеләде Любовь Авдонина.

Ул ковид белән авыру буенча вәзгыять тотрыклы дип сөйләде. Бер атна эчендә табиблар коронавирус инфекциянең 136 очрагын теркәгән. «Авыручыларның саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч тапкырга диярлек әзрәк. Хәзер ковил ОРВИ яки симптомсыз рәвештә уза, авыр формалар 3% очракны тәшкил итә», – дип ачыклык кертте идарә җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов грипп һәм ОРВИ аркасында ашыгыч ярдәм чакыру саны зур түгел, дип ассызыклады: «Коронавирус буенча вәзгыять тотрыклы, берничә очраклар гына авыр уза». Бүген тугыз медицина оешмасы шундый авыруларны кабул итә. Булган 92 ятакның 35% ы гына эшли.

Шулай ук Любовь Авдонина гыйнвар аена коклюш авыруы буенча мәгълүматлар китерде – барлыгы 10 очрак, былтыр шул ук айда 362 теркәлгән. Кызамыкка килгәндә, ел башыннан шундый ике очрак ачыкланган. Күрсәткечләрне яхшыртуга профилактика чаралары – вакцинация ярдәмендә ирешелде.

Барлык яңалыклар