24 казанлыга COVID-19 диагнозы куелган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Татарстанда COVID-19 авыруының 46 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 24 кеше Казанда яши, 7 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Мөслим һәм Тукай районнарында, 2 кеше – Питрәч районында, берешәр кеше – Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында.
17-нче августка Татарстанда 24 мең 781 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 845 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 46 – узган тәүлектә. Республикада 929 мең 177 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш – 7350), шулардан 746 мең 146 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 20 мең 958 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 642 мең 559 кеше авырган, 5 млн 918 мең 324 кеше сәламәтләнгән, 172 мең 110 кеше үлгән.