В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
103 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Татарстанда 189 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 74 кеше хастаханәгә озатылган, 115 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 103 кеше Казанда яши, 11 кеше – Яр Чаллыдан, 10 кеше – Түбән Кама районыннан, 7 кеше – Яшел Үзән районыннан, бишәр кеше – Әлмәт, Алабуга, Зәй районнарыннан, дүртәр кеше – Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарыннан, өчәр кеше – Балтач һәм Чистай районнарыннан, икешәр кеше – Буа, Кукмара, Менделеевск, Норлат, Саба, Сарман, Тукай, Теләче районнарыннан, берәр кеше – Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Спас, Ютазы районнарыннан.
12-нче декабрьгә Татарстанда COVID-19 авыруының 40 мең 607 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 33 мең 808 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 29 мең 929 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 16 мең 896 кеше авырган, 8 млн 741 мең 355 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.