В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның 29-ы Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруының 50 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 26 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 8 кеше –18 яшьтән 40 яшькә кадәр, 10 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 10 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 11 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 4 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
17 кеше – Казанда, 11 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Яшел Үзән районында, 3 кеше – Югары Ослан районында, икешәр кеше – Әлмәт, Балтач һәм Лениногорск районнарында, берәр кеше – Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Норлат, Балык Бистәсе, Тукай районнарында яши.
7-нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 18 мең 334 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 26 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 35 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 10 мең 595 яңа авыру очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 332 мең 776 кеше авырган 3 млн 911 мең 924 кеше сәламәтләнгән, 89 мең 94 кеше үлгән.