Инфекцияләнүчеләр арасында Казанда яшәүче 10 кешесе бар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Татарстанда 34 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, 33-е – контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, шул кадәр үк өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында Казаннан 10 кешесе, 6 кеше – Яр Чаллыдан, 5 кеше – Балык Бистәсе районыннан, 4 кеше – Лениногорск районыннан, 2 кеше – Түбән Кама районыннан, берәр кеше – Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Норлат, Тукай һәм Чистай районнарыннан.
15-нче майга Татарстанда 20 мең 978 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 971 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 34 кеше – узган тәүлектә.
Республикада коронавирустан барлыгы 289 мең 863 кеше вакцина ясаткан, шуларның 208 мең 803-е икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8790 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 931 мең 691 кеше авырган, 4 млн 547 мең 500 кеше сәламәтләнгән, 115 мең 480 кеше үлгән.