Аларның 29-ы Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-се – читтән кайтучыларда, 49-ы – контактлы. 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр – 8 кеше, 11 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 7 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
29 кеше Казанда яши, 4 кеше – Түбән Кама районында, 3 кеше – Яр Чаллыда, икешәр кеше – Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай һәм Ютазы районнарында.
2-нче мартка Татарстанда 18 мең 82 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 14 мең 692 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 107 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 82 мең 709 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 956 кеше), шуларның икенче дозасын 20 мең 44 кеше алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 10 мең 565 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 4 млн 268 мең 215 кеше авырган, 3 млн 838 мең 40 кеше сәламәтләнгән, 86 мең 896 кеше үлгән.