В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22 кеше Казанда яши.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы расланды. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 7 кеше бар, 15 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 7 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр һәм икесе 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 22 кеше - Казанда, 5 кеше - Яшел Үзән районында, өчесе - Яр Чаллыда, 2-шәр кеше - Буа һәм Биектау районнарында, берәр кеше - Зәй, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында яши.
Барлыгы 6-нчы июльгә Татарстанда 4787 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 3601 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 12-се - узган тәүлектә. 1168 кеше әле дә дәвалану уза.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 6611 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 687 мең 862-гә җиткән. 454 мең 329 кеше сәламәтләнгән, 10296 кеше үлгән.