Республикада коронавирус белән авыруның тагын 25 яңа очрагы расланды.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше бар, 8 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 6-шар кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның 13-е - Казанда, 4-есе - Яшел Үзән районында, икешәр кеше - Биектау һәм Саба районнарында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Аксубай, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында яши.
30-нчы сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7230 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6092 кеше савыкты, шул исәптән 27 кеше - соңгы тәүлектә. 76 кеше үлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8481 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 1 млн 176 мең 286 кеше авырган, 958 мең 257 кеше сәламәтләнгән, 20 мең 722 кеше үлгән.