Казанда COVID-19 авыруы тагы 104 кешедә расланган.
Фото: Денис Гордийко
6 нчы апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 138 мең 835 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 131 мең 551 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 594 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемия башланганнан бирле 1896 кеше үлгән, шул исәптән 6 сы – узган тәүлектә.
Барлыгы 2 млн 492 мең 684 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1261 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 21 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 275 мең 967 кеше узган.
Республикада барлыгы 2 млн 504 мең 875 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1132 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 68 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 287 мең 84 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 14 мең 661 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 940 мең 765 очрак ачыкланган, 17 млн 70 мең 642 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.