Республикада коронавирус инфекциясенең 3727 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
15 нче февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 76 мең 883 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 48 мең 77 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 2032 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 437 мең 726 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 2969 кеше), 1 млн 902 мең 100 кеше икенче прививка алган. Икенче вакцинацияне 221 мең кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 166 мең 631 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 14 млн 480 мең 596 очрак ачыкланган, 11 млн 470 мең 925 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.